25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында туры эфирда «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак. Сүз, бу атнада билгеле булганча, 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайту планлаштырылган «дача амнистиясе» турында барачак.
Торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибендәге соңгы үзгәрешләр турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева тәфсилләбрәк сөйләячәк.
Һәр тамашачы үз соравын бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирының (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 телефон номерын җыярга гына кирәк.
Программаны 13:30дан 14:00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30; шимбә көннәрендә – 18:30; якшәмбе – 13:30.