Май бәйрәмнәрендә баулылар 9 көн ял итәчәк. Бу 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 Май - Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, 2019 елда 5 гыйнвардагы ял көне -2 майга, 6 гыйнвар ялы -3 майга, 23 февраль ялы -10 майга күчерелә.
Шулай итеп, 2019 елда 1-5 һәм 9-12 май көннәре ял көннәре булып тора, ә эш көне озынлыгы 30 апрель һәм 8 майда бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.