Балаларның ял итүгә һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
«Кайнар линия» телефоны эше кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алу тәртибе турында, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, балигъ булмаганнарның ялын һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге башка сорауларны бирергә мөмкин булачак.