Баулылар грант оттылар

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Баулылар 18-20 апрель көннәрендә Казанда «Авыл яшьләре инициативаларына ярдәм итү – Татарстан Республикасы авыл территорияләрен территориаль үстерү нигезе» республика форумында катнашты.

Форумда Баулы районыннан «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәге каршындагы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр үзәгенең Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова, Баулы аграр хәрәкәте активисты, эшмәкәр Артак Микаелян һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев катнашты. Алар һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган үз «АГРОПоколение» проектларын якладылар (авторы Елена Дәүләтова). Нәтиҗәдә әлеге проектны тормышка ашыруга 150 мең сум күләмендә сертификат алдылар.

Чыганак һәм фото: Вконтакте социаль челтәрендә Баулы шәһәренең "Яшьлэр доньясы" төркеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International