Баулыда Җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган концерт узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2013 елдан башлап 21 апрель көннәрендә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Ул җирле үзидарә институты ролен һәм әһәмиятен арттыру максатларында кертелгән.

Шушы хөрмәттән кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне, ветераннарны һәм унакларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Шулай ук хезмәттәшләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров та тәбрикләде.

Концерт программасы бай булды. Чараны "Апрель" хореография коллективы, Потап-Тумбарлы мәдәният үзешчәннәре, Руслан Фәррахов, Регина Гатина, Алмаз Нәҗипов, Лилия Мәҗитова, Валентина Митряшкина чыгышлары бизәде.

Бәйрәм концертының иң күңелле минутлары иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү, тантана сәбәпчеләренең үзләренең җырлавы һәм биюе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International