Ярышларны Россия Автомобильләр федерациясе (Мәскәү шәһәре), Бөгелмә шәһәре һәм районы муниципалитеты, Татарстан Республикасының “Ил-Барс” автомобиль-спорт клубы иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бөгелмәдән эстафетаны Пермь өлкәсе кабул итеп алачак. Август ахырында анда автокроссның соңгы VI этабында хөкемдарлар Россия чемпионнарын ачыклаячак.