20 апрель көнне Баулыда беренче шәһәркүләм өмә узды. Әлеге чарада шәһәр халкы, шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, җитәкчеләре, мәктәп укучылары да актив катнашты.
Иртәдән баулылар, бергәләп урамга чыгып, өйләре, предприятиеләре янында тәртип урнаштырдылар. Өмәләр шулай ук шәһәр балалар бакчалары, мәктәпләр территорияләрендә һәм район авылларында да узды.
Өмә барышында баулылар газоннарны коелган яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар, җәяүлеләр сукмакларын себерделәр.
Шәһәркүләм өмә санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында узды. Май ахырына кадәр чишмәләр, зиратлар, парклар һәм башка участоклар территорияләрен чистарту буенча өмәләр оештырылачак. Аларда актив катнашуыгызны сорыйбыз.