Әлмәт драма театрында халык артисты, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязовның "Звезды из завтра" проекты кысаларында концерт булды.
Программада катнашучылар арасында музыка колледжлары студентлары һәм музыка мәктәпләре укучылары бар иде.
Симфоник оркестрга кушылып, Баулы балалар сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары Карина Галимова (укытучысы Рифкать Вәлиев) һәм Анастасия Котова һәм Алинә Теплова (Ирина Гайфуллина) составындагы фортепиано дуэты да югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Укучыларга грамоталар тапшырылды.
Чыганак һәм фото: "Вконтакте" социаль челтәре