Әлеге утырышта торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр, шулай ук әлеге законнарны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр турында сүз барды. Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелгән җирләрдән максатсыз файдалануны ачыклауга юнәлдерелгән эш турында мәгълүмат җиткерелде.
Иҗтимагый совет әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, Идарә вәкилләре Федераль законны үтәгәндә кайбер стандарт проблемалар тууын билгеләп үтте. Мәсәлән, күчемсез милек объектларын (бакча һәм торак йортларны) дәүләт кадастр исәбенә кую һәм хокукларны дәүләт теркәвенә кую турындагы гаризаларны караганда кайбер очракларда техник планнарның сыйфатсыз әзерләнүе ачыклана. Бу объектларны кадастр исәбенә кую вакытын озынайта, чөнки мөрәҗәгать итүчеләр техник планнарны кабаттан вәкаләтле органнарга тапшырырга мәҗбүр, алар, үз чиратында, бу документларны Росреестрга тапшыра.
Казан һәм Кама аръягы шәһәр яны җирләре өчен аеруча хас булган җирләрне максатсыз файдалану проблемасы турында сөйләгәндә, Идарә вәкилләре бу юнәлештә эшнең Росреестр эшчәнлегендә өстенлекле булуын ассызыклады. 53 дәүләт җир инспекторы көче белән 17 мең җир тикшерелде. Шул ук вакытта уңай тенденция күзәтелә: җир законнарын бозу очракларын бетерү проценты елдан-ел арта гына бара.