Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Салават Юлаев ордены тапшырылды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радия Хәбиров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Салават Юлаев ордены тапшырды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Салават Юлаев ордены белән Татарстан Республикасы Президенты Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Башкортстан башлыгы администрациясе бинасында узды.

Салават Юлаев ордены 1998 елда булдырылган, ул гражданнарга нәтиҗәле дәүләти һәм иҗтимагый эшчәнлек, югары казанышлар, фәнни эшчәнлек, шулай ук мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен тапшырыла.

Фото: Владимир Васильев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International