Ташландык җир участогы хуҗасын ЕГРН буенча табарга мөмкин

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Күчемсез милек сатып алганда рискларны киметүгә кагылышлы киңәшләр бик күп. Кайбер проблемаларны, әйтик, җир участогы сату-алу шартнамәсенә кул куяр алдыннан ук, «Публичная кадастровая карта» түләүсез электрон сервисыннан яки Росреестр сайтында күчемсез милек объектлары турына мәгълүматтан файдаланып, булдырмый калырга мөмкин. Аның ярдәмендә кишәрлекнең кадастр номерын, аның урнашу урынын, статусын, мәйданы, кадастр бәясен, милек формасын, межалау үткәрелгәнме-юкмы икәнен, участок саклау зоналарына керү-кермәвен һәм исәпкә куелу-куелмавын белергә була.

Конкрет объект турында тулырак мәгълүмат алу өчен Росреестр сайты аша яисә КФҮ офислары аша күчемсез милек объекты турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә соратып алырга кирәк. Аның аркылы югарыда санап үтелгән барлык мәгълүматны гына түгел, ә хокук иясенең фамилиясен дә, арест салыну-салынмавын, йөкләмәләр булу-булмавын белергә була. Мондый мәгълүмат һәркемгә ачык, аларга һәркем заказ бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International