Бүген Уфада Башкортстанда Татарстан көннәре башланды. Тантаналарның беренче көне мөһим һәм кызыклы вакыйгаларга тулы булды.
Башкортстан башкаласында ике республика тарихына багышланган «Минзәлә өязе – туганлык территориясе» уртак проектының масштаблы экспозициясе эшли башлады. Аның кысаларында шәҗәрәләр төзү буенча мастер-класс уза.
Кичен тантана кунаклары “Дуслык күпере” күргәзмәсе белән танышты. Шуннан соң Татарстан делегациясе җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда эшләүче татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.