Баулылы Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Баулы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы призеры булды.

Татарстан Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә катнашкан Лилия Свежинкина Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фото: sovmo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International