Балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, туган якның бай тарихы белән таныштыру максатыннан, Татарстан Республика профсоюз оешмасы «Ватаным белән горурланам! " дигән балалар рәсеме конкурсы үткәрә.
Баулы муниципаль районында сайлап алу турының район этабы узды, анда Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы структурасына керүче Баулы муниципаль районы оешмалары хезмәткәрләренең 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары катнашты.
Республика балалар рәсеме конкурсына түбәндәге балаларның рәсемнәре сайлап алынды: Мәҗитов Камил Рифатович (12 яшь), Валитова Арина Әнвәр кызы (10 яшь), Галимова Лилия Эмилевна (6 яшь), Шәйдуллина Азалия Равил кызы (16 яшь), Шакирова Самира Радик кызы (9 яшь).
Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.