Күчемсез милек белән алыш-биреш ясау өчен күчемсез милек реестрыннан актуаль мәгълүмат алу кирәк.
ТР буенча Кадастр палатасы белгечләреннән еш кына күп еллар элек бирелгән кадастр паспорты хәзерге вакытта гамәлдә булу-булмавын сорыйлар.
Хәзерге вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куйганда кадастр паспорты бирелми. 2017 елда аны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә алыштырды, ул күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматтан тыш, хокук хуҗасы турында мәгълүматны да үз эченә ала.
Элек бирелгән кадастр паспорты да, ЕГРНнан өземтә дә бирелгән чакта гына актуаль. Күчемсез милек белән алыш-биреш ясаган очракта күчемсез милек реестрыннан хәзерге вакытта актуаль белешмәләр белән өземтә соратып алырга кирәк.