Татарстан Росреестрында Кырым делегациясе булды

2019 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә Кырым Республикасының дәүләт теркәве һәм кадастр буенча дәүләт комитеты делегациясе килде.

Кырымнан килгән коллегаларының төп максаты – дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру өлешендә иң яхшы тәҗрибәне өйрәнү.

Эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев катнашында берничә киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International