10 апрельдә авыл хуҗалыгында 40 елдан артык эшләгән Насыйбуллина Газизә Мөдәрис кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фаткуллин, балалары һәм оныклары котлады.