1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Баулы районы территориясендә ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан «Мобильник» оператив-профилактика чарасы үткәрелә.
Транспорт чарасы хәрәкәте вакытында телефоннан файдалану еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерә. Транспорт чарасында барганда, машина йөртүчегә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге бирүче техник җайланмасыз телефоннан файдалану тыела. Административ хокук бозган өчен машина йөртүчегә 1500 сум күләмендә штраф салына.