Хәрби хезмәткә чакыру вакытында хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан 29 апрельдә хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон "кайнар линия"се ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат бирәчәк, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатачак.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9 сәгать 00 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр.