Бәйрәм белән!

2012 елның 8 июне, җомга
Сезгә, әлеге катлаулы Һөнәр вәкилләренә, зур җаваплылык - дәүләт кай­гыртуына   аеруча   мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү бурычы йөкләнгән. Өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ятим балалар, авыр тор­мыш шартларында кал­ган кешеләр өчен сезнең хезмәтегез - бер коткару чарасы. Баулылыларның со­циаль халәте, иртәгәсе көнгә ышаныч белән караулары күп очракта сезнең һөнәри осталыгыгызга, шәхси сый­фатларыгызга, кеше хәленә керә белүегезгә бәйле.
Безнең районда гражданнарның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән программалар нәтиҗәле тормышка ашырыла, социаль яклау идарәсенең биш бүлекчәсендә халыкка хезмәт күрсәтү буенча гаять зур эш алып барыла. Пенсия фонды идарәсе дә социаль әһәмияттәге эшчәнлекне тормышка ашыра. Әлеге коллективның һәрбер хезмәткәре   районның   со­циаль тармагын үстерүгә үзенең шәхси өлешен кертә. Җаваплы һәм катлаулы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт! Эшегез сезгә һәрчак канәгатьләнү хисе алып килсен, кешеләргә биргән җан җылыгыз үзегезгә олы хөрмәт булып әйләнеп кайтсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин­лек юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International