Баулы интернат-йортында “Хат аша оныклар” программасы тормышка ашырыла

2019 елның 10 феврале, якшәмбе

Цифрлы технологияләр һәм Интернет гасырында кәгазь хатлар тарихка кереп бара. Әмма картлар йортларында яшәүче ялгыз өлкән кешеләр өчен нәкъ менә хатлар дөнья белән элемтә генә түгел, ә үзләрен кирәкле итеп тою мөмкинлеге дә булып тора.

Хатлар ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр бераз булса да аралашу кытлыгыннан котылып тора ала. Моны аңлап, Азнакай волонтерлары интернат-йортта яшәүчеләргә ярдәм итәргә карар кылганнар. Чираттагы тапкыр интернатка килгәч, алар әби-бабайлардан аларның фотоларын сораганнар, ә аннары дусларына, танышларына, курсташларына өлкән яшьтәге кешеләргә хатлар язарга тәкъдим иткәннәр.

Бүген Баулы интернат-йорты беренче хатларны алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International