Төхбәтуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президентыиң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты

2018 елның 28 августы, сишәмбе

27 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президентыиң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.Баулы районы данын Төхбәтуллинар гаиләсе яклады.

Төхбәтуллинар гаиләсе никахта16 ел  бәхетле  яши һәмөч балигъ булмаган балатәрбияли. Гаилә башлыгы Төхбәтуллин Фәнил Фәрит улы - тренер-укытучы, җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, Татарстан Республикасыҗиңел атлетика буенча физик культура отличнигы. Фәнил Фарит улының укучылары Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы беренчелегендә һәмчемпионатында призлы урыннар алалар, җиңел атлетика буенча республика җыелма командалары әгъзалары булып торалар. Аның укучысы Ринас Әхмәдиев Россия җиңел атлетикаҗыелма командасы әгъзасы.

 Эльмира Рафаил кызы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы  булып эшли.

Төхбәтуллинар гаиләсе балаларында да спортка мәхәббәттәрбияли. Өлкән кызлары Эвелина, уллары Камилйөзү, җиңел атлетикабелән шөгыльләнәләр. Ярышларда җиңүче һәм призлы урыннарны алалар.Төпчек кызлары Милана да спорт күнегүләренбик ярата. Бәлки, балалар да әлеге искиткеч спорт гаиләсенең лаеклы дәвамчылары булырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International