Баулыда игезәкләр туды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ринат һәм Гөлназ Мухаметзяновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Әмирә һәм Самир дигән исемнәр бирделәр.

Шул ук  көнне ГХАТ бүлегендә Раяна,  Ясмина, Осман һәм Гаяз исемле яңа туган балалар теркәлде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләләрне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Президенты котлау хатларын тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International