Баулыга Айдар Фәйзрахманов килә!

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Баулыларны киләсе җомга, 13 июль көнне, “Мәдәни мохит” проекты кысаларында оештырылачак чираттагы чарага чакыралар.

Балалар өчен көндезге чара сәгать 10да Октябрь мәйданында узачак. Шунда ук 18 сәгатьтә өлкәннәр өчен концерт программасы тәкъдим ителә. Концерт авыл мәдәният үзешчәннәре чыгышыннан башланачак.

Ә кичке җиденче яртыда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт фольклор музыкаль ансамбле чыгыш ясаячак. Бу көнне Гашыйклар скверында Кырымсарай авылының “Сударушка” фольклор ансамбле чыгышы була. Ул 18 сәгатьтә башлана. (0+)

 

Источник

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International