Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы ГХАТ бүлегендә якты һәм изге вакыйгалар булып үтте.
Бәйрәм алды көннәрендә 6 бала тууы теркәлде. Айрат һәм Лилия Ялалутдиновларның, Айдар һәм Лилия Галиуллиннарның беренче балалары туды, аларга Айнур һәм Асель дигән исемнәр бирелде. Айрат һәм Диляра Загидуллиннарның, Илмир һәм Лилия Шайхуллиннарның икенче балалары туды. Аларга әти-әниләре Алинә һәм Әминә дигән матур исемнәр куштылар. Ә Степан һәм Елена Вотчинниковлар, Радмил һәм Татьяна Абзаловлар өченчегә уллары Захар һәм Искәндәр туу сәбәпле күп балалы гаиләләр сафына керделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мурсалимова бәхетле ата-аналарны сабыйлары туу белән һәм якынлашып килүче гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды.
Якты бәйрәм алдыннан биш никах теркәлде –Илнур һәм Лена, Айдар һәм Люция, Айдар һәм Алиана, Илназ һәм Айсылу, Рузил һәм Екатерина язмышларын бәйләделәр. Шушы ук көнне тагын бер пар гаилә корырга теләк белдерде – Евгений һәм Наталья никахларын теркәү турында гариза яздылар.