Хәбипов
Нурисалам Нуриман улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1955 елның 2 ноябрендә ТАССРның Баулы районы Исергәп авылында туган.  1971-1973 елларда - Баулы районының "Урал" колхозы эшчесе. 1973-1975 елларда - Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. 1975-1976 елларда - Баулы районының "Урал" колхозы тракторчысы. 1976-1978 елларда - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында уку. 1978-1986 елларда - Баулы районының “Урал” колхозы бригадиры, баш агрономы. 1986-1993 елларда - Баулы районының "Нива" совхозы директоры. 1993 - 1998 елларда - Баулы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы. 1998 - 2005 елларда Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы, Баулы шәһәр Советы рәисе, Баулы районы хакимияте башлыгы. 2005 - 2007 елларда - Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары. 2007 - 2010 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге башлыгы. 

2010 елның сентябреннән - Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган агрономы "Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре белән бүләкләнгән. 2015 елда «Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мактаулы гражданы» исеме бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International