Фәнис Яруллинның биографиясе

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Баулы районының Кызылъяр авылында туган. Алты балалы гаиләне бер ана тәрбияләгән, чөнки Фәниснең әтисе - Яруллин Гатаулла - фронтта 1942 елда һәлак булган. Сугыштан соңгы авыр елларда Фәнис Яруллинның яхшылап белем алу мөмкинлеге булмый. Ачлыктан котылу өчен, 1954 елда 8 нче сыйныфны тәмамланганнан соң, 16 яшьлек Фәнис эш эзләп район үзәгенә китә һәм «Татнефть» берләшмәсенең элемтә конторасына монтёр булып эшкә урнаша. 3 елдан ул инде югары разрядлы монтёр була.

1957 елда Фәнис армиягә алына, анда ул һава укчы-радистлар әзерли торган авиация мәктәбенә эләгә. Спорт секциясенә языла, анда җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. Бу өлкәдә ул бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ләкин күнегүләр вакытында Фәнис, аркасына егылып, бөтенләйгә түшәккә кала. Биредә ул үзен беренче тапкыр шигърияттә сынап карый. Хастаханәдә ятканда Фәнис урта мәктәпне тәмамлый. 1964-1970 елларда Фәнис Казан дәүләт университетында читтән торып укый һәм аны уңышлы тәмамлый.

1964 елда Татарстан китап нәшриятында аның шигырьләренең беренче җыентыгы чыга. ("Мин тормышка гашыйк" ). Шул ук елда “Комсомольская правда” үткәргән Бөтенсоюз конкурсында Фәнис Яруллинның шигырьләре 2 нче урынны алып, “Яшь гвардия” нәшриятында чыккан «Розовый олень» шигъри җыентыгына кертелә. Шигырьләр, Фәнис Яруллинның хикәяләре төрле газета-журналларда, альманахларда рус, казах, украин, венгр, болгар һәм башка телләрдә бастырыла.

Зур булмаган әсәрләрдән - шигырь һәм хикәяләрдән - Фәнис әкренләп зур поэмалар һәм хикәяләр язуга күчә. «Җилкәннәр җилдә сынала», «Крик гуся», «Чәчәкләр моңы» повесте һәм «Җан авазы», «Нәсел агачы» («Древо жизни») шигъри әсәрләре аңа аерым танылу алып килә. 1978 елда “Сулыш” һәм “Аерылмас дус" шигырьләр җыентыгы өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге республика премиясе тапшырыла, ә 1995 елда аның “Җан авазы” китабы ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2001 елда Фәнис Яруллинга Татарстан Республикасының Халык шагыйре исеме бирелә. 1984 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен язучыга «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә, ә 1988 елда ул «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнә. Аның әсәрләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән. Ел саен КДУ, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары, көллият һәм педучилище укучылары курс эшләрен башкаралар һәм аның әсәрләре буенча диплом эшләрен яклыйлар. Фәнис Яруллин - 46 китап авторы.

Ул 2011 елның 9 декабрендә дәвамлы авырудан соң вафат була.

Соңгы яңарту: 2025 елның 1 августы, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International