2013 елның 14 октябрендә 11 сәгатьтә Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында язучы-якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга куелган һәйкәлгә акча җыюга багышланган хәйрия марафоны узды.
Чара Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мәдәният бүлеге ("Үзәкләштерелгән китапханә системасы" МБУ, "Балалар сәнгать мәктәбе" МБУ, «Үзәкләштерелгән клуб системасы-район мәдәният йорты»МБУ хезмәткәрләре) тарафыннан оештырылды. Марафонда район предприятиеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре, шулай ук теләге булган барлык баулылар катнашты. Марафон барышында 52 мең сум акча җыелган. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы китапханәчеләре дә акча җыюга үз өлешләрен керттеләр, алар 5200 сум акча җыйдылар.
Акча җыю дәвам итә.
Алучының реквизитлары:
Баулы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фонды
ИНН 1611009023/161101001
р / с 40703810035020000116
"Ак Барс" Банкы ААҖнең Баулы филиалында
БИК 049205805
к/с 3010181000000000
Соңгы яңарту: 2025 елның 1 августы, 09:56