Абдуллин
Мансур Мотыйгулла улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1942 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Ютазы районы Уруссу авылында дөньяга килгән. 1972-1984 еллар – Баулы КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 3нче санлы мәктәп директоры. 1985-1992 еллар – Баулы районы халык депутатлары Советының башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1992-2002 еллар – Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрация башлыгының беренче урынбасары. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшчесе. “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел”, “Хезмәт ветраны” медальләре белән бүләкләнде. Баулы халык депутатлары Советы берләшмәсенең 25.10.2002 елдагы 18-З номерлы карары белән “Баулы районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International