Баулылар кышны озаттылар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Әлеге тантана ел саен төрле даталарга туры килә. 2024 елда – 17 мартка. Шәһәр халкын һәм кунакларны «Масленица» мәдәни чарасы каршы алды. Сәхнәдә «Боярыня Масленица» театрлаштырылган тамашасын Кырымсарай авыл мәдәният йорты артистлары күрсәтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Май чабу бәйрәме Россия Президентын сайлауның соңгы көненә туры килде.

Бәйрәмнең төп ризыгы-коймак. Кунаклар кайнар коймак һәм тәм-томнар белән сыйлана алдылар. Кышны озату тантанасына күпләрнең гаиләләре белән килүе шатландырды.

Театрлаштырылган тамашадан соң, йола буенча Май чабу карачкысын яндырдылар.

18 мартта, православие христианнарында 40 көн дәвам итәчәк Бөек пост башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International