Баулыда битараф булмаган өлкәннәр балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыра

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

«Барлык балалар да могҗизаларга ышана» хәйрия акциясе Баулыда инде берничә ел рәттән үткәрелә. Аның кысаларында быел 150гә якын бала бүләк алачак.

Бүләк җыю әле дә дәвам итә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның ярдәмчеләре командасы бу бүләкләрне адресатларга – авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яки ятим балаларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җиткерәчәк.

Хәйрия акциясенә старт ноябрь ахырында бирелде, һәм аңа эшмәкәрләр, кайбер оешмалар һәм, әлбәттә инде, Баулының битараф булмаган кешеләре кушылды.  Сатып алынган бүләкләрне укучылар йортына алып килергә яки акциядә актив катнашкан кибетләрдә калдырырга мөмкин иде.

Айгөл Габдрәфикова фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International