2019 елның 12 гыйнварында 7: 00 сәгатьтә Баулы шәһәре Агросәнәгать паркында Иске Яңа елга багышланган ярминкә узачак.
Ярминкәдә Баулы районының һәм якын-тирәдәге башка торак пунктлар шәхси хуҗалыклары, эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим итә.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре баулыларны бәйрәм концерты белән сөендерәчәк.
Автовокзалдан автобус йөри, ярминкә урынына кадәр бушлай барып җитү мөмкинлеге бар.