Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде: 20-малай һәм 24 кыз. Шуларның 14 гаиләдә беренче бала, 17 – икенче, 11 - өченче, 1-дүртенче, 1- алтынчы бала булып туган.
Бу айның иң популыр исемнәре Осман, Тамерлан, Әминә, Алинә, Арина булды.
Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә 24 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 48 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 23 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә 61 һәм иң олы кәләшкә – 62 яшь.