ЗЕЛЕПУГИН
Михаил Александрович
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1949 елның 26 июлендә Баулы районының Кырымсарай авылында туган. 
Хезмәт эшчәнлеген Зәй ГРЭСында башлый, блок машинистыннан башлап җитештерү-техник бүлеге башлыгына кадәр юл уза. Куба Республикасының Гавана шәһәрендә совет белгечләре төркеме белән җитәкчелек итә. Ленинград АЭСында бүлек башлыгы, аннары "Триада" ЯАҖ директоры булып эшли. 
Аның инициативасы һәм иганә ярдәме белән Кырымсарай авылы үзәгендә борынгы чиркәү торгызыла. 
2005 елда «Баулы районының мактаулы гражданы» исеменә лаек була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International