Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе.
1939 елның 2 февралендә ТАССРның Саба районы Шәмәрдән авылында туган. 1967 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген слесарь булып башлый, электромонтаж цехы механигы, мастер, пар-су белән тәэмин итү цехы башлыгы, аннары җитештерү хезмәте күрсәтү базасы җитәкчесе, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең гомуми мәсьәләләр буенча начальник урынбасары булып эшли.
«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1997 елда «Баулы шәһәренең мактаулы гражданы» исеменә лаек була.