Тулырак мәгълүмат "Яшьләр дөньясы" күп профильле яшьләр үзәге командасы видеоролигында.
Баулы үзәк хастаханәсе территориясендә күчмә рентген компьютер томографиясе комплексы эшли башлады. Амбулатор компьютер томографиясен үткәрү проекты «БАРСМЕД»диагностика үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында старт алды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 маенда иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
13 майда #ЭКОЯЗ 2022 республика акциясенең район этабы төгәлләнә.
9 май кичендә Шәһәрнең үзәк мәйданында «Вакыт безне сайлады»дип исемләнгән патриотик җыр фестиваль-конкурсының гала-концерты булды.
Эстафета Җиңү көненә багышланган иде.
Кичә Баулының төп мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы парад узды. Анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары, район җитәкчелеге, эчке эшләр министрлыгының җирле бүлекчәләре һәм МЧС хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
«Ватан» паркында сугыш елларында һәлак булган якташларыбызга мемориал янында тантаналы митинг узды.
Баулы районы авыл җирлекләре буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Хәтерлибез...” дип исемләнгән Җиңү маршы узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уңаеннан шәһәрдә транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.