Сочинение “ Минем әбием – сугыш чоры баласы” (Ахметзянова Кадрия)

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

 

 

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

 

 

 

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

       Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар...

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең "үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар...

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми...Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган...

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды...Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана...

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык...”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

 

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International