Хәмидуллин
Ринат Газизулла улы
Башлык урынбасары – Баулы муниципаль районы Советы рәисе урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Телефон:
(85569) 6-07-02
E-Mail:
Rinat.Hamidullin@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1969 елның 28 мартында Казахстанның Мангистауск өлкәсе Жетыбай бистәсендә туган. 1986 елда Баулы 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә. 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт үтә. 1993 елда АДПИны тәмамлап, Баулының 1нче урта мәктәбенә хезмәт укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшкә алына.  Параллель рәвештә 1999 елга кадәр "Баулынефть" идарәсенең Технологик транспорт идарәсендә сак хезмәтендә эшли. 1998 елда 5 нче урта мәктәп директоры итеп күчерелә. 2001 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Баулы районындагы мәдәният бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. 2003 елдан - Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Баулы районындагы мәгариф бүлеге җитәкчесе. 2006 елда Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлый. 2014-2016 елларда - Баулы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе. 2016 елның сентябреннән Баулы муниципаль районы башлыгының урынбасары. "Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Улы һәм кызы бар

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International