Баулы тарихыннан

          Җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгышында бай та­рихлы авыллар шактый. Шуларның берсе - Баулы. Аның берничә гасырлык үткәне бик күпләрне кызыксындыра.

Авылга кемнәр һәм кай­чан нигез салганнар дигән сорау куеп, аңа җавап эзләп тә кара­ганнар. "Баулылар" китабы (Казан, 1989) авторлары Абдул­ла Вәлиев һәм Хәбиб Гарифуллиннар, тарихчы-галим Сәлам Алишев бу хакта үз фикерләрен әйткәннәр.

Югарыда күрсәтелгән китап авторлары күпмедер дәрәҗәдә тарихи хакыйкатькә якынлашканнар. Гомере буе Баулыда яшәгән, Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә укып белем алган, туган авылы тарихын өйрәнгән һәм хәтта утызлап нәселнең шәҗәрәсен төзегән Хәмзә Вахитов язмасына һәм С.Х.Алишевның "Баулыга нигез кайчан салынган" исемле мәкаләсенә ("Социалистик Татарстан", 1983 ел, 15 июль саны) таянып, алар Баулы 1650 һәм 1750 нче еллар арасында барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясыйлар.
Китапта китерелгән X.Вахитов язмасы халык хәтеренең тирән катламнарына алып керә, үзенең гаҗәеп бай тарихилыгы белән җәлеп итә. Шуңа күрә аның белән укучыларны да таныш­тырып үтү зарур. Алдан әйтик: язмадагы фактлар тулысынча диярлек тарихи чыганаклар белән раслана!
"Баулының баштагы исеме Баллы елга булган.
Бу авылга башлап түбәндәге кешеләр килгән: 1) Карман, 2) Тукбирде, 3) Ырыс, 4) Байсабу, 5) Туктамыш, 6) Таубакты, 7) Илбакты.
Бу җиргә урнашып калыр өчен рөхсәт сорап Алексей патшага баручы бабайлар өч кеше булганнар. Алар: 1) Ырыс, 2) Карман, 3) Байсабуның олы улы Бибулды.
Бибулдыдан башкалары - Дирбәш балалары, ә Бибулды -аның оныгы.
Рөхсәт алып Баллы елгага килеп утырмас борын башкорт агайлар, биредә землянка ясап, берничә ел кышын сунарчылык кылып, җәен чолык белән торганнар. Аларның землянка урын­нары - Латыйп елгасының көнбатыш ягындагы калкуда, шул елганың Баллы елгага коя торган җиреннән ерак түгел... Бу урыннарны картлар безгә: "Менә бу төштә бабайларның сунар­чылык кылып яткандагы землянкалары булган", - дип күрсәтәләр иде. Без ул урында, алты почмаклы өй асты күләмендә, тирә-ягы-на үлән үскән чокырсу җир, таш калдыклары, күмер, кирпеч ватыклары күрә идек. Боларны без боярга эшкә чыккан агалары­бызга ияреп барганда күрә идек" (А.В.Вәлиев, Х.Я.Гобәйдуллин, Баулылар. - Казан, 1989. - 5т.)
Әлеге язмада китерелгән мәгълүматларны раслаучы доку­ментларга тукталыйк. Чыннан да, баулыларның Алексей патша­дан алган грамотасы була. Тик ул 1650 елда түгел, ә 1658 елда бирелә (Башкортстан үзәк дәүләт тарих архивы, 10 фонд, 1 тасвирлама, 1271 саклау берәмлеге, 114-148 бб.).
 
Татарстан үзәк дәүләт архивында да бу датаны раслаучы документлар бар. Болай дип әйткәндә без беренче чиратта 231 нче фондның 6 нчы саклау берәмлеген күз алдында тотабыз.
X.Вахитов язмасында авылга нигез салучы нәселләрнең төгәл аталуына шаккатмый мөмкин түгел. Татарстан үзәк дәүләт архивындагы югарыда күрсәтелгән документны өйрәнгәндә Кар­ман, Ырыс һәм Тукбирденең бертуганнар икәнлеге ачыкланды. Әтиләре Шәехдирбәш (М.Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре" (Ка­зан, 1995) исемле китабында аның шәҗәрәсе бирелә) исемле була.
Документтан күренгәнчә, грамота Ырыс Шәехдирбәшев исеменә бирелгән. Патшага тугрылыклы хезмәте өчен аны зур өстенлекләргә ия булган "башкорт" сословиесенә язганнар һәм тарханлык биргәннәр. Казан арты татарларының әлеге сословиегә күчүе башка документларда да чагыла.
Ә менә кайсы авылдан килеп утырганнар соң алар төбәккә? Документта бу сорауга да җавап бар: "...Карымка (исем бозып бирелгән, дөресе - Карман. - авт.). Шихдербышев и Урсайка Тогаев были природные Казанского уезда Зюрейской дороги дер. Балтасевой ясашные люди..." (татарлар күздә тотыла - ред. Шунда ук).
Татар-башкорт восстаниеләре вакытында мондагы халык йорт-җирләрен калдырып үзләренең икенче биләмәсендә - Турай авылында яши торган булган. Еллар бераз тынычлангач алар вице-губернатор бригадир Аксаковның 1741 елгы указы ниге­зендә, төп биләмәләренә бөтенләйгә кайталар ("...переселясь они стали жить по прежнему на старой земле и платили за то куничный ясак" диелә документта).
Унсигезенче гасыр ахырында (1795 ел) Баулы 34 хуҗалыктан, 112 ир-ат һәм 94 хатын-кыздан тора. Бу күрсәткеч буенча ул тирә-яктагы күп кенә авылларны (Әпсәләм, Кызыл Яр һ.б.) узып китә.
Авыл халкы берничә сословиегә бүленгән. Аның төп өлешен башкортлар (64 ир-ат һәм 43 хатын-кыз) һәм ясаклы татарлар (39 һәм 41) тәшкил итә. "Йомышлы" татарлар (4 ир-ат һәм 4 хатын-кыз) һәм мишәрләр (5 һәм 6) бик аз (Агидел, 1988 ел, N 12, 79-89 бб.).
Россия борынгы актлар дәүләт архивында сакланучы 1829 елгы документта Баулының көнкүрешенә кагылышлы мәгълүматлар бирелә. Игенчелек һәм терлекчелек - халыкның төп шөгыле. Хатын-кызлар кыр эшләреннән буш вакытта йоннан, киндер басаларыннан җеп эрләгәннәр, киндер һәм сукна суккан­нар.
 
Ирләрнең бер өлеше (башкорт сословиесендә торганнары) чиратлашып (биш йорттан атлы ике кеше) ел саен Оренбург линиясендәге төрле крепостьларга хәрби хезмәт үтәргә йөргәннәр. Ясаклы татарлар казнага оклад (салым) түләгәннәр. Авылда бер мәчет бар (РБАДА, 1955 фонд, 1 тасвирлама, 1874 саклау берәмлеге).
Унтугызынчы гасыр уртасына авылда хуҗалыклар һәм халык шактый арта. 1859 елда мондагы 99 хуҗалыкта 415 ир-ат һәм 438 хатын-кыз яши. Бу күрсәткечләр буенча ул төбәктә зур авылларның берсе. Анда элеккечә бер мәчет була (Список населенных мест Российской империи. Т.36. Самарская губерния. -Санкт-Петербург, 1864. - С.34).
Гасыр ахырына (1897 ел) Баулыда хуҗалыклар 274 кә җитә, ягъни 2,8 тапкырга арта. Анда 761 ир-ат һәм 763 хатын-кыз исәпләнә. Авылның 6280 дисәтинә уңайлы һәм 200 дисәтинә уңайлы булмаган җирләре, дүрт су тегермәне һәм мәчете бар. Шул ук исемдәге волость идарәсе монда урнашкан.
Әлеге волость сигез авылдан тора. Аңа Баулыдай тыш Исергәп (354 хуҗалык), Кызыл Яр (342), Татар Томбарлысы (194), Потап-Томбарлысы (170), Васькино-Томбарлы (135), Мирная Дубовка (46) һәм Миңлегол (15 хуҗалык) авыллары керә. Волость чикләрендә дворян Аксаков (1800 дисәтинә), сәүдәгәр Балашов (400 дис) һәм Кирш (400 дис.) хуторлары бар.
1900 елда Бөгелмә өязендә хуҗалыклар санын алу үткәрелә. Өязнең статистика бүлеге хезмәткәрләре һәр авылда булып, хуҗалыкларның социаль-икътисадый торышына кагы­лышлы төп мәгълүматларны (гаиләдә кешеләр саны, чәчүлек җирләрнең күләме, мал-туар саны һ.б.) махсус карточкаларга теркиләр, соңыннан алар архивка тапшырыла. Ни сәбәпледер, Баулы авылы буенча бу документлар тулы сакланмаган. Шулай да кайбер мәгълүматларга тукталып үтик.
1900 елда Баулыда указлы муллалар булып Сәхабетдин Шәмсетдинов һәм Камалетдин Шәмсетдиновлар тора. Өченче мулланың (Ибәтулла Гобәйдуллин) исә указы юк.
Баулыда дүрт тегермән булуы хакында әйтелгән иде. Алар­ның берсен Әхмәтхафиз Хәбибов арендага алган. Ул аучы һәм умартачы (50 оя) буларак та билгеле.
Икенче тегермәннең арендаторы - Фәсхетдин Мөхетдинов. Ул сәүдә белән дә шөгыльләнә, авылда аның лавкасы бар.
 
Хуҗалыгы таза хәллеләрдән санала. Сәүдәгәрнең эш атлары гына алты баш, ә барлык чәчүлекләре, арендага алган басулардагыларын да кертеп, 16,62 дисәтинә тәшкил итә.
Ә менә Хафиз Садыйков өченче тегермән арендаторы гына түгел, эре сәүдәгәр, зур мал-мөлкәт туплаган авыл бае да. Ул бакалея товарлары һәм кызыл мал белән сәүдә итә. Авылда күп кенә кешеләрнең җирләрен арендага алып, зур мәйданда (барлы­гы 53,26 дис.) иген игә. Әлбәттә, хуҗалыктагы күпчелек эшләрне өч хезмәтчесе башкара.
Исәп буенча дүртенче тегермәнне Хәлиулла Йомаголов арендага алган. Аның хуҗалыгы зур түгел. Авылдашы Раим Шәмсетдинов исә төбәктә тегермәннәр ремонтлаучы механик, балта остасы буларак киң танылган.
Югарыда Фәсхетдин Мөхетдинов һәм Хафиз Садыйковлар-ның берешәр лавка тотуы хакында әйтелгән иде. Авылда тагын бер бакалея лавкасы бар. Аның хуҗасы - Шәмсулла Исмәгыйлов. Ул хатыны, өч улы һәм өч кызы белән яши. Хуҗалыгы шактый зур. Биш эш аты, өч сыер, башка вак маллар һәм 10 оя умарта тота, 20,44 дисәтинә мәйданда иген игә.
Сәүдәгәрләрнеке кебек эре хуҗалыклар исемлеген тагын дәвам итик. Кәрип Садыйковның чәчүлекләре 25,05 дисәтинә тәшкил итә. Үз иманасы зур булмаганлыктан (4,31 дис), ул 20 дисәтинәдән артыграк басуларны арендага алган. Алты эш аты, дүрт сыер, утыз тугыз сарык һәм башка вак маллар асрый.
Гыймазетдин Җамалетдинов та аренда исәбенә чәчүлекләрен шактый арттырган. Иманасында 13,12 дисәтинә, арендага алган басуларда 8,94 дисәтинә иген игә. Күп мал-туар (биш эш аты, өч сыер һ.б.) асрый.
Хөснулла Исмәгыйловның иген басулары 18,13 дисәтинә мәйданны алып тора. Хуҗалыгында ун ат (җидесе эш аты), биш мөгезле эре терлек (өчесе сыер), утыз бер сарык һәм ун кәҗә бар.
Әхмәтгәрәй Габделганиев хуҗалыгында да игенчелек һәм терлекчелек зур урын тота. Ул 18,98 дисәтинә мәйданда иген игә һәм күп терлек (алты эш аты, дүрт сыер һ.б.) асрый.
Югарыда телгә алынган хуҗалыклар авылда иң эреләрдән санала. Баулыда иң күп иген игүчеләр - алар.
Таза һәм урта хәлле хуҗалыклар (соңгыларының чәчүлекләре 4 дисәтинәдән 10 дисәтинәгә кадәр) базар белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Аларның күпчелеге үзләреннән арткан икмәкне һәм мал-туарны сатарга алып чыгалар, байыйлар. Ка­питалистик Россиядә авыл хуҗалыгы продуктларына кытлык булмауны менә шушы ике катлауның эшчәнлеге, тырышлыгы белән аңлатырга кирәктер.
 
Авылдагы өченче, ярлы катлау (чәчүлекләре 4 дисәтинәгә кадәр) базар белән аз бәйләнгән. Аларның җитештергәне гаиләне туйдырырга көчкә җитеп бара. Еш кына алпавыт һәм кулак хуҗалыкларына төрле эшләргә ялланалар.
Иң түбән катлау - авыл пролетарийлары. Аларның чәчүлекләре бик аз (0,15 дис. кадәр) яисә бөтенләй юк. Болар күп вакытларын көнлекчелеккә йөриләр яисә батраклыкка ялла­налар.
Баулыда халыкның игенчелек һәм терлекчелектән тыш та шөгыльләре күп булу күзгә ташлана. Беренче чиратта ат сәүдәгәрләрен күрсәтеп үтик. Алар берничә кеше: Шаһидулла Галиуллин, Фәхретдин Вахитов, Кәлимулла Якупов, Баһаутдин Вахитов, Әхмәтгәрәй Мортазин һәм Асылгәрәй Мортазин. Ат сәүдәгәрләре Бөгелмә һәм Бәләбәй өязе ярминкәләренә чыга торган булганнар.
Авылда ике кешенең (Ганиулла Хәкимов, Котлыәхмәт Вәлиәхмәтов) тары-борай яргычлары бар. Өч дистәгә якын хуҗалык умарта тота. Вәли Шәрипов һәм Әхмәтхафиз Хәбибов аучылык белән шөгыльләнәләр.
Билгеле дәрәҗәдә һөнәрчелек тә үсеш ала. Агач эше оста­ларын алыйк. Бу төркем үз эченә балта осталарын (Лотфулла Миңнуллин, Арыслангәрәй Рәйханов, Хәбибулла Галиев, Хәлиулла Гайнуллин һ.б.) һәм тәгәрмәчләр ясаучыны (Әфләтүн Фәхретдинов) ала.
Башка төр һөнәр ияләре дә күп. Алар арасында тимерче (Шаһимәрдән Вилданов), мич чыгаручы (Гатиятулла Габидуллин), итекче (Җәләлетдин Гарипов), киез итек басучы (Сәлахетдин Җәләлетдинов), тегүчеләр (Зиннәтулла Габидуллин, Баһаутдин Гыйлаҗетдинов) һәм чабатачылар (Баһаутдин Гарипов, Камалетдин Гарипов) бар (ТҮДА, 993 фонд, 1 тасв., 122 сакл. бер.).
Беренче бөтендөнья сугышы алды елларында Баулы -төбәктә зур авылларның берсе. 1910 елда анда 353 хуҗалык, 1057 ир-ат һәм 963 хатын-кыз исәпләнә.
Авылда ике мәчет һәм дүрт су тегермәне бар. Баулы янында М.А.Бутлеров хуторы һәм кирпеч заводы урнашкан (Список населенных мест Самарской губернии. - Самара, 1910. - С.99).
Беренче бөтендөнья сугышы Баулының социаль-икътисадый үсешенә гаять тискәре йогынты ясый. Бик күп ир-ат сугышка алына, анда яралана һәм һәлак була. Хуҗалыкларда мал-туар һәм чәчүлекләр кими. Алар арасында кайберләре бөлгенлеккә төшә.
1917 Һәм аннан соңгы еллар авыл тормышына зур үзгәрешләр алып киләчәк. Баулының совет чоры язмабыз башын­да телгә алынган авторларның китабында киң яктыртылган. Шуңа күрә бу чорны тасвирлау максат итеп куелмады.

Чыганак: Кәримов Таһир. Баулы авыл тарихыннан=Из истории Бавлов // Баллы елга буенда-На медовой реке.- Казань, 1996. - 17-28 б.

Соңгы яңарту: 29 октябрь 2014, 14:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования