ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 21 мартында, Мәскәү вакыты белән сәгать 12дә, Россия сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы вәкилләре катнашлыгында «Яңа сәүдә кагыйдәләре. Кассада рөхсәт режимын эшләтеп җибәрү» темасы буенча укыту вебинары уздырыла.

2024 елның 21 мартында 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Вьетнам: базарга күзәтү һәм бизнес алып бару шартлары»темасына вебинар үткәреләчәк.

Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.

2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.


19
март, 2024 ел
сишәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшүе көтелә.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

“Минем бизнес” үзәге сервиска бушлай керү өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә!

19 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Баулыда Май чабу (Масленица) атнасын күңелле тамаша белән тәмамладылар. Алда православие христианнарын Бөек пост көтә.


15
март, 2024 ел
җомга

Сайлауларга бару – үз гражданлык позицияңне белдерү генә түгел, ә моны иң якыннарың, гаиләң белән бергә башкару да. Мәсәлән, 3 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеровны очраттык, ул тавыш бирергә тормыш иптәше һәм балалары белән килгән.

Бүген илебездә өч көнлек тавыш бирүнең беренче көне башланды, ул 15-17 март көннәрендә узачак. Иртәнге сәгать 8дә районда 36 сайлау участогы ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International