Баулыда тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2017 елның 25 августы, җомга

Баулыда яшәүче Сабит Шәйхи улы Мостафин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Башкортостанның Тәтешле районы Кашкак авылында туып үскән Сабит Шәйхи улына да ул еллар балалары ни күргән, барысын да күрергә туры килә. Сугышка кадәр әтисе үлә, әнисе тәрбиясендә калган малай, колхозда төрле эшләр башкара, сабан белән дә сөргән, фермада учетчик та булган.

- Авыр еллар булды, үлән дә ашадык,- ди ветеран.

1952 елда Баулыга күчеп килә, 1955 елда Ютазы кызы Зимфирә белән гаилә коралар, 60 елдан артык бергә алар. Озак еллар 45 елдан артык нефтьче булып хезмәт куя. Беренче промыселдән пенсиягә чыга.

 Сабит аганы котларга район башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ветераннар советы рәисе Чулпан Фаткуллин, беренче промысел начальнигы Алмаз Фәритов килгән иде. Кунаклар ветеранга Путинның котлау открыткасын, 70 еллыкка медаль һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International