Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2017 елның 30 апреле, якшәмбе

Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

1 Май – көчен, энергиясен, белемен һәм талантын туган төбәге, ил үсешенә багышлаган хезмәт ияләре бердәмлеге бәйрәме.

Киләчәктә дә уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә кече ватаныбыз – Баулы төбәге тормышын яхшыртуга ирешә алачагыбызга ышанам.

Һәркайсыгызның хезмәте лаеклы бәяләнсен, ул сезгә уңыш, шатлык һәм иминлек китерсен. Күңелләрегездә иртәгәсе көнгә ышаныч яшәсен. Бәйрәм көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International