Исәпләү палатасы Баулының бюджет акчасы кирәксез чыгымнарга сарыф ителүен ачыклады

2015 елның 18 сентябре, җомга

17 тикшерелгән оешма буенча 1,3 миллион сумга сатып алган милекне эффективсыз куллану факты ачыкланды. Мәсәлән, Баулының 2нче мәктәбендә 2014 елның сентябрендә түләнелгән “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты кысаларында робототехника буенча 102 мең сум күләмендә өч комплект мәктәпкә килеп ирешмәгәне ачыкланды. Тикшерү барышында җитешмәгән җиһаз оешмага тапшырылды. Эффективлык аудиты нәтиҗәләре буенча республикабызның мәгариф һәм фән министрлыгына һәм мәдәният министрлыгына тәкъдимнамә юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International