Татарстанда 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Россия почтасы 2024 елның икенче яртыеллыгына 6 000 нән артык басмага, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, язылу ачты. Язылуны компания сайтында «Онлайн язылу» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм хәтта өйдә почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Почтаның язылу каталогында теләсә кайсы аудитория өчен газета һәм журналлар бар: иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, шулай ук Россия халыкларының тцрле милләт телләрендә чыгарылганнары. Сайттагы һәм кушымтадагы электрон Почта каталогындагы басмаларны атамасы, язылу индексы яки нәшрият буенча эзләргә мөмкин. Моннан тыш, аларны категорияләр, укучылар өстенлекләре, темалар, алфавит һәм популярлык буенча сортларга бүләргә була. Почта клиентлары үзләренә язылу басмаларын ничек уңайлы итеп алырга икәнен сайлый ала: өйләренә почта тартмасына, почта бүлегендәге абонемент тартмасына яки оператордан.

Шулай ук почта клиентлары игелекле эш башкара алалар һәм социаль учреждениеләр өчен вакытлы басмаларга хәйрия язылуын Почта сайтында федераль программаның «Яхшылык агачы» бүлегендә яки теләсә кайсы почта бүлекчәсендә рәсмиләштерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International