Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ярминкә 30 март көнне Агропаркта, Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14 йорт адресы буенча узачак. Башлана 8:00 сәгатьтә.
Ярминкәдә үз продукцияләрен Баулы районы һәм якын-тирә төбәкләрдән крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.
Авыл хуҗалыгы продукциясен (печән, салам, бөртеклеләр) алу өчен, алдан, (85569) 5-79-07, (85569) 6-07-17 телефоннары аша, заявка бирергә кирәк.
Рәхим итегез!