Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Даман» партнерлык финанслау кысаларында продукт эшләтеп җибәрде

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә ислам хокукы каноннарына туры килә торган һәм Татарстан Республикасы мөселманнары диния идарәсе Улемнәр Советының 2024 елның 14 февралендәге 72 номерлы яңа финанс продуктының поручительлек бирү буенча рөхсәт ителүе турындагы рәсми карары нигезендә гамәлдә булган «ДАМАН» гарантия продуктын эшләде.

«Даман» партнерлык финанслау программасы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының продукт буенча поручительлегенең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме кредит суммасының 50% ка кадәр җитә.

«Даман» продукты ярдәмендә ислам хокукы каноннарын тотучы Татарстан Республикасы эшмәкәрләре шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем финанслауны (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшмәкәрләре гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны, Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп ала ала.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International