Баулы районында явым-төшем көтелә

2024 елның 23 марты, шимбә

Төнлә һәм иртән кар явуы, юлларда бозлавык булуы, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: 

Машина йөртүчеләргә

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Киләсе тәүлек өчен һава торышын ачыклагыз. Машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмагыз. Алдан җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон зарядкаларын онытмагыз.

 Авария комплекты булуы да мөһим.

 

Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрергә. 

 Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Бозлавык вакытында:

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга, югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.

Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International