19 мартта Баулы районында томан төшүе көтелә

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе : 

Томан булганда:

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. 

Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, шуңа да игътибарлы булырга кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт«112» Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз . Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International