Баулы районы башлыгы сайлауларга гаиләсе белән килгән

2024 елның 15 марты, җомга

Сайлауларга бару – үз гражданлык позицияңне белдерү генә түгел, ә моны иң якыннарың, гаиләң белән бергә башкару да. Мәсәлән, 3 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеровны очраттык, ул тавыш бирергә тормыш иптәше һәм балалары белән килгән.

Россия Президенты өчен үз тавышларын Ильяс Гозәеров гаиләсе белән сайлауларның беренче көнендә үк бирде. Балаларына актив гражданлык позициясе үрнәген күрсәтү максатыннан, район башлыгы сайлау участогына өч кызын алып килгән. Кызлар сайлау процессын кызыксынып күзәттеләр.

- Бүген сайлауга бөтен гаиләбез белән килдек. Безнең гаиләбез өчен сайлаулар, минем вазыйфама карамастан, бик мөһим һәм җаваплы, - ди Ильяс Гозәеров. - Нинди тынычсыз вакытта яшәвебезне белеп, без алдагы елларга ил лидерын сайлыйбыз. Һәм, әлбәттә, без Россиянең көчле ил булачагына ышанабыз. Безнең илгә көчле лидер кирәк, ул безне бары тик алга гына алып барачак. Без бүген гаиләбез белән һәр тавышның мөһим булуын аңлыйбыз.

Баулы егете Радель Алексеев бүген беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты һәм район башлыгы кулыннан бүләк алды. Мондый бүләкләрне беренче тапкыр тавыш бирүче барлык яшь сайлаучылар алачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президентын сайлаулар 15-17 март көннәрендә уза. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 20.00гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International