«Бер чакыруда ТКХ» проекты

2024 елның 12 марты, сишәмбе

«Бер чакыруда ТКХ» проекты-өлкән яшьтәге кешеләр һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен махсус укыту сайты (https://xn--f1aefabe2e.xn--p1ai/), анда сыйфатлы һәм куркынычсыз торак-коммуналь хезмәтләр алу өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча инструкцияләр уңайлы форматта урнаштырылган.

Сайтның гади һәм аңлаешлы интерфейсы, шулай ук зурайтылган шрифты һәм төсле булуы аркасында сайтны өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләргә куллану җиңел булачак. Сайтка ТКХ буенча барлык мәгълүмати ресурслар интеграцияләнгән һәм тарифны формалаштырудан алып, тәкъдимнәрне дистанцион рәвештә идарә итү оешмасына яки хакимият органына калдыруга, исәп приборлары күрсәтмәләрен бирүгә, онлайн тавыш бирүдә катнашуга кадәр, барысы да ачык һәм аңлаешлы телдә җиткерелә.

Сайтның блок структурасы торак-коммуналь хуҗалык буенча актуаль мәгълүматны да, идарәче оешмаларга, күзәтчелек органнарына һәм ресурс оешмаларына мөрәҗәгатьләр бирү, торак-коммуналь хуҗалыкка сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турындагы актларның формаларын да урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проект, инструкция буенча, бер сайттан ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең теләсә кайсы интернет-ресурсына керергә мөмкинлек бирәчәк.

"Бер чакыруда ТКХ " - Татарстан Республикасында күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен ТКХ-мәсьәләләр буенча беренче Интернет-ресурс. Республикада әлеге проектның аналоглары юк, бу аның актуальлеген һәм кирәклеген тагын да арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International